Тукай безнең күңелләрдә!

26.04.2022

26 апрельдә Уфа "Нур" татар дәүләт театрында Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәряте тарафыннан ел саен үткәрелә торган "Тукай моңнары" конкурс-фестиваленең йомгаклау этабы һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган чаралар узды.
Конкурста катнашкан 1500 кешенең 85-е финалга үтте. Шулар арасында - мәктәбебезнең 2нче б сыйныф укучысы Нурисламова Даяна. Ул II дәрәҗә дипломга һәм истәлекле бүләкләргә ия булды. Алга таба да Даянага уңышлар теләп калабыз!

Share
Создайте свой сайт бесплатно! Этот сайт сделан с помощью «Webnode». Создайте свой собственный сайт бесплатно уже сегодня! Начать